ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш районында язгы кыр эшләренә старт бирелде

12 апрель 2019, 10:12 , Фото: Ләйсән Тимерова

Актаныш районында язгы кыр эшләренә старт бирелде Район кырларында минераль ашлама кертү, дым каплату башланды.

(Актаныш, 12 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Актаныш районында язгы чәчү компаниясенә старт бирелде. Көзге культураларга, күпьеллыкларга минераль ашлама кертү 10 апрельдә “Нигез”, “Таң”, “Алга”, “Эконом” хуҗалыкларында, “Актаныш” агрофирмасында башланды.

10 апрельдә “Таң”, “Наратлы”, “Алга”, “Эконом”, “Нигез”, “Әнәк” агрофирмасында, “Чәчер” җәмгыятендә дым каплату башланды. Бүгеннән бар хуҗалыклар да язгы кыр эшләренә кереште.

“1985 елда да 11 апрельдә язгы чәчүгә старт биргән идек. Бу яз да кыр эшләренә иртә керештек. Күпьеллыкны тырмалау, уҗымнарны тукландыру, туңга сөрелгән җирне тырмалау эшләренә, хәерле сәгатьтә, дип, 12 апрельдә – җомга көнне старт бирәчәкбез”, - диде 11 апрель көнне районда узган агроконференциядә район башлыгы Энгель Фәттахов.

10 апрель көнне районга килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгыннан килгән комиссиясе техниканың язгы кыр эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирде.

Язгы чәчүгә техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыклар да агроконференциядә бүләкләнде. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның беренче урын алучы “Чишмә” җәмгыятенә - 100 000, икенче урын алучы “Алга” җәмгыятенә - 75 000, өченче урын алучы “Наратлы” җәмгыятенә 50 000 сум күләмендә премия тапшырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10