ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәге төзиләр

12 апрель 2019, 10:03

Төзелеш белән беррәттән, комплекска керәчәк музей һәм китапханә бүлекләрен формалаштыру эше дә дәвам итә.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Ташкентта Үзбәкстанның Ислам цивилизациясе үзәге бинасын һәм фәнни комплексын төзиләр. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы CA-NEWS Үзәк Азия яңалыклар хезмәтенә таянып хәбәр итә.

Төзелеш белән беррәттән, комплекска керәчәк музей һәм китапханә бүлекләрен формалаштыру эше дә дәвам итә, экспонатлар, кулъязмалар, тарихи документлар һәм башка раритетларның исемлеге төзелә.

Экспозицияләрне формалаштыруга тарихчы галимнәр, теологлар, сәнгать белгечләре, архитекторлар, археологлар, әйдәп баручы музей белгечләре, рәссамнар, дизайнерлар һәм башка белгечләр җәлеп ителгән.

Төзелеш һәм ремонт эшләрен, шулай ук экспозицияләрне формалаштыруны республика Министрлар Кабинеты каршындагы аеруча зур әһәмияткә ия объектлар Төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча дирекция контрольдә тота.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10