ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗенең яшь футболчылары Мәскәүдә узган ярышта бронза медаль яулады

12 апрель 2019, 08:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗенең яшь футболчылары Мәскәүдә узган ярышта бронза медаль яулады Балалар арасында спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен тренер Алексей Колчин да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

(Әгерҗе, 11 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ футбол командасы, Мәскәүдә Бөтенроссия турнирында катнашып, өченче урын алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда 2010-2011 елгы спортчылардан торган алты команда катнашты.

Әгерҗе футболчылары төрле номинацияләрдә дә бүләкләнделәр. “Иң яшь уенчы“ номинациясендә җиңгән 6 яшьлек Никита Осиповка Мактау грамотасы һәм Кубок тапшырылды. Ул көндәшләре капкасына дүрт гол кертте. “Иң яхшы капкачы“ номинациясендә Марат Кахримов җиңде.

Балалар арасында спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен тренер Алексей Колчин да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10