ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов: Татарстан һәм Алтай өлкәсе үз продукцияләре белән бер-берсен тулыландыра ала

11 апрель 2019, 21:21 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Татарстан һәм Алтай өлкәсе үз продукцияләре белән бер-берсен тулыландыра ала Татарстан Президенты Алтай өлкәсе губернаторы Виктор Томенко белән Казанда очрашты.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан һәм Алтай өлкәсе җитештерелә торган продукция белән бер-берсен тулыландырырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Алтай крае губернаторы Виктор Томенко белән очрашуда белдерде.

«Ике эре регион бер-берсен үз продукцияләре белән тулыландырырга мөмкин. Татарстан машина төзелеше, нефть химиясе продуктлары, көнкүреш химиясе товарлары һәм Алтай өлкәсендә булмаган башка әйберләр җитештерә. Хезмәттәшлекне IT-өлкәсендә дә үстерергә мөмкин булыр иде. Бүген товар җитештерүчеләр өчен базарларны киңәйтергә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Встреча с Губернатором Алтайского края Виктором Петровичем Томенко

«Конкрет үтәлеш срокларын һәм җаваплы затларны билгеләү белән өстәмә чаралар планын эшләргә кирәк, сезнең сәфәр кысаларында эш төркеме булдыру начар булмас иде. Төркем алдагы елларга документны әзерләргә мөмкин. Алтай делегациясе Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Без программаны 2020-2022 елларга эшләячәкбез», – диде ТР Президенты.

«Хәзерге вакытта 2,5 млрд сумга җитә торган товар әйләнеше әлегә алай зур түгел дип саныйм. Әмма уртак эш аны арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Встреча с Губернатором Алтайского края Виктором Петровичем Томенко

«Алтай өлкәсе зур потенциалга һәм алга киткән инфраструктурага ия. Алтай оны, карабодай, сыр, дәвалау продукциясе – уникаль әйберләр. Моннан тыш, Алтай - илебезнең куәтле агросәнәгать үзәге. Татарстан - полимерлар, каучук, сөт, бәрәңге, ашлык җитештерүче. Без яңа технологияләрне үстерү өстендә актив эшлибез. Без сәүдә-икътисади проектларыбызны җентекләп билгели алыр идек», - диде ул. 

«Тарихи традицияләрне саклау өчен мәдәни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү мөһим», - диде Татарстан Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10