ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" клубының баш тренеры вазифасыннан китә

11 апрель 2019, 20:32 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Зиннәтулла Билалетдинов Зиннәтулла Билалетдинов тренер булганда "Ак Барс" хоккейчылары өч тапкыр Гагарин кубогын отты.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Татарстан Хөкүмәте янындагы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. 

Зиннәтулла Билалетдинов тренер булганда "Ак Барс" хоккейчылары өч тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009, 2010, 2018 елларда "Ак Барс" Гагарин кубогын Казанга алып кайтты. Шулай ук клуб 2006 елда суперлига чемпионы булды.

2018/2019 елгы сезонда "Ак Барс" плей-оффның беренче раундында Омск шәһәренең "Авангард" клубына дүрт матчта җиңелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10