ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда мәдәни объектларны төзекләндерү буенча махсус белем бирү үзәге ачылырга мөмкин

11 апрель 2019, 15:16 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстанда мәдәни объектларны төзекләндерү буенча махсус белем бирү үзәге ачылырга мөмкин Үзәк Казан төзелеш көллияте базасында төзеләчәк.

(Иске Елга, 11 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Киләсе елда Казан төзелеш көллияте базасында яңа фәнни белем бирү үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Балык Бистәсе районындагы Олы Елга авылы мәчетен төзекләндерү урынында көллият студентлары өчен махсус оештырылган мастер-класс вакытында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.

  • Мастер-классны танылган архитектор, РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов алып барды. Әлеге вакытта аның җитәкчелегендә Олы Елга мәчете төзекләндерү эшләре бара.

Иван Гущин сүзләренчә, үзәкнең төп максаты киләчәктә мәдәни мирас һәм балта осталыгы объектларында эшли алучы белгечләрне әзерләү. "Кызганычка каршы хәзерге вакытта Татарстанда агачтан салынган мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгыза белүче кешеләр юк. Безнең ниятебез бу бушлыкны тутыру", - диде ул.

"Александр Попов шикелле танылган төзекләндерүчеләр Россиядә бармак санарлык кына. Шуңа күрә ул үзәктә лекцияләр һәм мастер-класслар алып барачак, дип ышанам. Ул Татарстанга күчеп килсә бу тагын да яхшырак булыр иде. Без моның өстендә эшлибез", - диде Иван Гущин.

Көтелгәнчә, Казан төзелеш көллият студентлары өчен үзәктә бер яки ике еллык белгечләр курслары әзерләнәчәк. Укулар турыдан-туры мәдәни объектларда белем алу практик өлешләреннән торачак. Курсларны тәмамлаучылар махсус сертификатлар һәм дипломнар алачак.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10