ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан Кремле: «Аммоний» заводы төп инвестор тапты

11 апрель 2019, 14:06 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казан Кремле: «Аммоний» заводы төп инвестор тапты
Лилия Галимова сүзләренә караганда, яңа хуҗа белән килешү якын арада булырга мөмкин.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстанның «Аммоний» заводы төп инвестор тапты. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Хөкүмәте дә, Внешэкономбанк баш кредиторы да әлеге предприятиенең банкротлыкка чыгуы белән кызыксынмый. Киресенчә, заводны алырга әзер булган төп инвестор белән эш алып барыла», - диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренә караганда, «Аммоний» АҖ — Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен илнең химия сәнәгате өчен дә мөһим предприятие.

«Без бу предприятиене саклап калу яклы дип күп тапкыр әйттек. Бу активны алырга әзер инвестор булса, без бу юнәлештә эшләргә әзер», - диде Казан Кремле вәкиле. Шул ук вакытта ул предприятие яңа хуҗасына чикләүсез күчсен өчен, билгеле бер чаралар кулланырга туры киләчәген дә искәртте, әмма «бу банкротлыкка чыгару түгел», - дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Ул заводны яңа хуҗага тапшыруның төгәл срокларын атамады, әмма бу якын киләчәктә дип өстәде.

«Аммоний» 2016 елда Яңа Менделеев химия заводы базасында оештырылган. Төп акционерлар: «Татаммоний» ҖЧҖ, ВЭБ һәм ТР Инвестиция-венчур фонды. Доллар курсы кинәт үсү сәбәпле, завод кредитларын түли алмаган һәм миллионлык бурычлары җыелган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10