ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан төзелеш көллияте студентлары уникаль мастер-класста катнаштылар

11 апрель 2019, 13:38 , Фото: Михаил Захаров

Казан төзелеш көллияте студентлары уникаль мастер-класста катнаштылар Танылган архитектор Александр Попов аларны Олы Елга мәчетенең төзекләндерү процессы белән таныштырып узды.

(Олы Елга, 11 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Казан төзелеш көллияте студентлары Балык Бистәсенең Олы Елга авылындагы мәчетне төзекләндерү эшләре белән танышып узды һәм уникаль мастер-класста катнашты. Дәресне төзекләндерү эшләре җитәкчесе, архитектор Александр Попов уздырды.

Олы Елга авылы мәчете 1879 елда салынган һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасы архитектура һәйкәле булып тора. Күп еллар дәвамында мәчет бинасына ремонт кирәк иде. Төзекләндерү эшләре 2019 елның 5 гыйнварында башланды.

"Кызганычка каршы, хәзерге вакытта агач биналарны төзекләндерү буенча белгечләр һәм архитекторлар Россиядә юк диярлек. Мин инде күп еллар дәвамында әлеге мәсьәләне күтәрәм. Махсус рәвештә яшь буынны укыту кирәк. Ниһаять, бүген миңа студентлар белән очрашырга насыйп булды", - диде Александр Попов.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты. Аның сүзләренчә бу җыелышның төп максаты - студентлар арасында киләчәктә Александр Попов җитәкчелегендәге группага иң сәләтлеләрен сайлап алу.

"Безгә киләчәктә яңа буын төзекләндерүчеләрен әзерләргә кирәк һәм шуңа күрә без сезгә өмет һәм кызыкзыну белән карыйбыз", - диде Иван Гущин.

Мастер-класс вакытында студентлар төзекләндерү эшләренең нечкәлекләре белән танышты һәм мәчетнең өске өлешенә менеп, бинаны сүтү процессын карап узды. Ахырда һәрберсе остазга үзен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10