ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Россия венчур форумында: Инвесторлар һәм стартаплар өчен бу яхшы мәйданчык

11 апрель 2019, 13:01 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Россия венчур форумында: Инвесторлар һәм стартаплар өчен бу яхшы мәйданчык Форум финалистлары үзләренең инновацион проектларын үстерүгә 20 млн сумга кадәр акча җәлеп итә алачак.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия венчур форумы - инновацион продуктлар уйлап табучылар һәм Бөтен дөньядан мөмкин булган инвесторлар очрашуы өчен бик яхшы мәйданчык. Чара ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бәя бирде.

Ул хәзерге венчур ярминкәсенең үзенчәлеген билгеләп үтте — ул яңа урында, Kazan Expo павильоннарында уза. Тиздән биредә WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр чемпионатының илкүләм һәм дөнья этаплары узачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм чарада катнашучыларны ярышларга чакырды.

Открытие Российского венчурного форума. 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

"Россия венчур форумы - чит ил партнерларыбыз килеп тора торган бик яхшы мәйданчык. Без инновацион проектларның зур экспозициясен күрәчәкбез — аларның барысы ике йөздән артык, шуларның иллесе монда куелган», — дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм стартаплар стендларының киң рәтләрен күрсәтте.

Ул билгеләп үткәнчә, сайлап алуның соңгы этабына 10 финалист эләгәчәк. Аларның һәркайсы форумда катнашучыларга лаеклы бәя һәм инвесторлардан тиешле ярдәм алачак. Алар Акселерация программасында катнашачак һәм үз проектларын үстерүгә 20 млн сумга кадәр акча җәлеп итү мөмкинлеге алачак. Башка мөһим приз — җиңүчеләрне бөтен дөнья буенча халыкара инновацион үзәкләрдә (Ирландия һәм АКШтан Азиягә кадәр) укыту.

Открытие Российского венчурного форума. 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

«Бу проектны эшләүчеләр аларны гамәлгә ашырырга кызыксынучылар белән очрашу өчен бик яхшы мәйданчык», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов һәм венчур ярминкәсендә катнашучыларга яңа мәйданчыкта уңышлы эш теләде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10