ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ислам дине белгече: Иманы булмаган кешене кәфер дип атау – ялгышлык

11 апрель 2019, 12:45 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ислам дине белгече: Иманы булмаган кешене кәфер дип атау – ялгышлык Закир Шәрипов күп кенә кызларның никахта ышанычлы кешесе итеп әтиләрен сайларга теләмәүләрен әйтте.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов иманы булмаган кешене кәфер дип атарга ярамаганын әйтте. Бу хакта ул “Шәригать эзләре буенча” дигән лекториясендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Никахта кызның ышанычлы кешесе булып намаз укымаучы татар әтисе булса, еш кына кызлар әтиләренә кәфер дип, тәкфир чыгара. Шулай бер кыз миңа мөрәҗәгать итте: “Әтием татар, ләкин намаз укымый. Ул никахта ышанычлы кешем була алмый бит”, - дип сорады”, - диде Закир Шәрипов.

Закир Шәрипов бу очракта тәкфир проблемасы кузгатылуын әйтте. "Аның билгеле бер кагыйдәләре бар. Кешене динсезлектә гаеп итү катгый гамәл булып санала. Гаепләүче кешенең дәлилләре дә булырга тиеш. Намаз укымаучы кеше кәферме юкмы икәне турында үзеңә генә сүз йөртү – ялгышлык. Моны бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10