ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда «Дуслык күпере» проекты төбәкләрнең уртаклыкларын күрсәтә

11 апрель 2019, 15:27 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Башкортстанда «Дуслык күпере» проекты төбәкләрнең уртаклыкларын күрсәтә «Башкортстан» концерт залы мәйданчыгында «Дуслык күпере» мәдәни-танып белү проектын оештыралар һәм аны берничә өлешкә бүләчәкләр.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә тәкъдим ителгән «Дуслык күпере» проектында ике төбәкнең уртак якларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

«Безнең уртак тарихи чыганакларыбызны күрсәтергә теләдек», - дип өстәде Татарстан мәдәният министры урынбасары.

Моннан тыш, ул проект берничә өлешкә бүленә, анда милли татар һәм башкорт костюмнарын тәкъдим итәләр, орнамент буенча мастер-класслар уздырачаклар, шулай ук «Татарстан китап нәшрияты» китапханәсе белән берлектә Китап зонасы оештыралар, диде.

«Яшьләр министрлыгы «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештыра. Бу балалар эшләре, алар шулай ук әлеге китап зонасы кысаларында тәкъдим ителәчәк», - диде спикер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10