ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәрҗани мәчетендә яшь парларга никахның асылын аңлаттылар

11 апрель 2019, 07:17

“Безнең никах” проектын ел саен апрель аенда Мәрҗани мәчетендә уздыру планлаштырыла.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Казанның Мәрҗани мәчетендә “Безнең никах” проекты кысаларында яшьләргә никахның асылын аңлаттылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Ансар хәзрәт Аллаһы Тәгалә каршында никахның хөрмәте зур булуын билгеләп узды. “Кызганыч ки, бүген яшьләр арасында никахның әһәмиятен аңлап бетермәүчеләр, аны гореф-гадәт буларак кына кабул итүчеләр шактый. Чынлыкта исә никах – Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте”, – диде ул.

Очрашу барышында хәзрәтләр яшь парларга шәригать кануннары буенча гаилә коруның мөһимлеге, никахның шартлары, тәртипләре турында мәгълүмат җиткерде. Чарада гаилә институтын ныгыту мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Алып баручылар исә никах мәҗлесе программалары белән таныштырды.

“Безнең никах” проектын ел саен апрель аенда Мәрҗани мәчетендә уздыру планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10