ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Журналист Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт Булут: Үзем өчен түгел, аның исеме яшәсен өчен яшим

10 апрель 2019, 11:34 , Фото: Солтан Исхаков

Журналист Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт Булут: Үзем өчен түгел, аның исеме яшәсен өчен яшим Мәрхүм журналист, "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт Булут белән әңгәмә.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Мәрхүм журналист, "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе, мәкерле авыру аркасында арабыздан бик яшьли китеп барган Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт Булут төрек милләтеннән, әмма татар дөньясы белән тыгыз элемтәдә тора. Татар зыялылары, журналистлар, газета-журналлар, сайтлар белән элемтәсен ул Алсу хакына югалтмый. Ләвәнт бәй социаль челтәрләрдә дә актив - татар халкы яңалыкларына карата фикерләрен язып бара. Без Ләвәнт Булут белән Алсу хакында, аның журналистик мирасын саклау бурычы турында, татар теле язмышы турында сөйләштек.

“Мин яшим, мин яшим, мин яшим... Ходай Тәгалә рөхсәт итсә”

- Сез татар дөньясында билгеле шәхес. Без сезне Алсу Хәсәнованың ире буларак беләбез. Алсу безгә сезне танытты. Ә хәзер сез Алсу онытылмасын өчен барысын да эшлисез. Ул һәрвакыт безнең күңелдә. Алсу белән танышкан мизгелне тасвирлагыз әле.

- Алсу белән без 2006 елда Анталиядә таныштык. Ул үзенең дус кызы белән русча сөйләшеп утыра иде. Мин дә дустым белән идем. Мин иптәшемә әйтәм: “Карале, нинди матур рус кызы”, - дим. Алсу безне ишетте дә, "Мин рус кызы түгел, мин татар кызы!" дип, миңа төрекчә эндәште. Без сөйләшеп киттек. Мин аның ни өчен русча сөйләшүе белән кызыксындым. Иптәш кызы рус икән, ул татарча белмәгәнгә русча сөйләшкәннәр. Шулай аңлаштык.

Алсу чиста күңелле кеше иде, алдаша белмәде: ачуланса – ачулана, үпкәләсә – үпкәли.

Аннан ул безгә кунакка ял итәргә килде. Мин аны бөтен туганнарым белән таныштырдым. Туганнарым аны миннән ныграк яраттылар. Без өйләнешергә уйладык. Кайда яшәү мәсьәләсе туды. Минем Төркиядә әти-әнием булмаганга күрә, без Казанда яшәргә булдык. Алсуның Татарстанда әбисе, әти-әнисе, туганнары бар. Миңа эш табылыр дип уйладык. Мин 2008 елның 21 маенда Казанга килдем, бер атна эчендә документларны әзерләп никахлаштык. Мин кибет ачтым.

2013 ел ахырында безгә авыр кайгы килде – Алсу яман чир белән авырый башлады. Безнең икебезгә дә бик авыр булды. Әнисе Алсуның сумкасында “Мин яшим, мин яшим, мин яшим, Ходай Тәгалә рөхсәт итсә” дип язылган бер кәгазь табып алды. Ул Алсуның туган авылы Шәледә саклана.

Аның яшисе килде. Үзе өчен түгел, эшлисе эшләре өчен. Аның әкиятләр, әдәби әсәрләр язасы, телевидениедә тапшырулар әзерлисе килде.

Ул кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел булды. Аның хыялы - әни булу иде. Балабыз булмагач, ул бала алу турында уйлана башлады. Ләкин мин ашыкмыйк әле дидем.

Ул бик үҗәт кеше иде. Аның холкы сугышчы характеры кебек булды. Бу турыда аның ул вакыттагы җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров та искә алды: "Бездә Алсу кебек язучылар бик аз. Алсу халыкка җиткерергә теләгән фикерен курыкмыйча әйтә алды. Татар дөньясына шундый кешеләр кирәк".

Алсу, әзерләнмичә, бер темага да алынмый иде, төптән өйрәнеп кенә яза иде. Тынычлыкта язарга яратты. Гадәттә, журналистлар бер бүлмәдә 4-5 кеше утырып язалар, ә аңа тынычлык кирәк иде. Таң атканда, дүртләр-бишләр тирәсендә намаз укырга тора иде. Шуннан соң минем яныма утырып язарга тотына иде. Хезмәттәшләренә минем хакта күп сөйләгән. Алар миңа синең хакта бөтенесен беләбез, диләр иде. Безнең мәхәббәт тарихын бөтен кеше белә иде.

Без ызгышмый идек, бер-беребез белән кычкырышмадык. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан вакытта, талашмас өчен, тынычлану өчен мин урамда йөреп керә идем. Эчтәге ялкын беткәч, өйгә кайта идем. Без шул вакытта гына сөйләшеп, борчыган мәсьәләләрне хәл итә идек.

"Татарларның яратуы - күңелләрендә"

Татарлар - көчле халык. Аларны кечкенә вакытта тәрбияләгәндә дә иркәләп, ярату сүзләре әйтеп үстермиләр. Аларның яратуы – күңелләрендә. Мин авырган вакытта Алсу минем яннан өч көн буена китмәде, баш очымда утырды.

- Сез Алсу белән танышканчы татарлар турында белә идегезме?

- Безгә 50нче елларда Кытайдан Төркиягә күчеп кайтучылар күп булды. Аларның 10 проценты – татар, 40 проценты – уйгыр, 50 проценты – казах. Без аларның барысын да татар дип йөрдек. Ләкин алар Казан татарлары кебек түгел, ә күбрәк казахларга охшаш иде. Татарлар турында шунда ишеткән идем.

Татар сөйләмен беренче мәртәбә Алсуда ишеттем. Ул миңа татар җырлары җырлый иде. Иң беренче “Сибелә чәчем”не җырлаганы исемдә. Ул авыл җырларын, халык көйләрен ярата иде. Интернет аша татар сүзләрен өйрәндем, телләребезнең охшаш булуын аңладым - бездә “б” булса, сездә “п” була, бездә “җ” булса, сездә “ч” булуын аңладым. Казанга килгәч, өч атна буена татар сөйләмен тыңладым, дүртенче атнада татар сөйләмен аңлый башладым, бишенче атнага үзем татарча сөйләшә башладым. Тиз сөйләшә башлавыма Алсуның туганнары да, әти-әниләре дә аптырады.

Татар мәдәнияте белән кызыксындым. Татар матбугаты белән таныштым. Иртән эшкә килгәч, күп татар сайтларын карап бара идем - “Татар-информ”, “Интертат”, “Казан утлары”, “Мәгариф” һ.б сайтларны карап бардым. Яратам мин Казанны. Ул миңа туган ягым кебек. Татар милли ашларын да бик яраттым. Тукай мәйданын, Иске Казан бистәсен, Бауман урамын яратам.

Мин татарча сөйләшәм, мине аңлыйлар, ләкин төрек теленә тартым акцентым бар. Ләкин татарлар арасында хәтта минем кебек татарча белмәүчеләр дә бар.

Мин, татар китапларын укыгач, эчтәлегенең 90 процентын аңлыйм, аңламаган сүзләрем аз. Рус теле белән кызыксынмадым да, өйрәнмәдем дә. Ә өйдә Алсу белән төрекчә сөйләштек. Алсу миңа үпкәләсә генә татарча сөйләшә башлый иде. Авылга кайткач, татарча сөйләшә идек. Татар теле миңа ошый. Телнең яңгырашы матур. Татар теле математика кебек ул. Миңа татар теленә кергән гарәп сүзләрен әйтү авыр. Мәсәлән, матбугат сүзен мин матбуат дип кенә әйтәм. Калын г авазларын әйтү авыр.

"Кызганыч, татар халкының милли гадәтләре авылларда гына яши"

- Татар халкының нинди гореф-гадәтләре ошый?

- Минемчә, татар халкының милли гореф-гадәтләре бары тик авылда яши. Миңа бу фикерем өчен үпкәләмәгез. Мин Казанда һәм авылларда яшәүчеләрне чагыштырып әйтәм. Шәһәр кешеләре үзләре баскан, үзләре кискән токмач салып аш әзерләми. Ике ипи кисәге арасына сыр кыстыра да ашый. Кофе эчә дә - бу иртәнге аш була. Милли гадәтләрнең югалуы башка халыклар белән бергә тыгыз яшәүгә бәйледер. Әйтик, монда инглизләр яшәсә, алар белән кушылыр иде татар халкы.

Шулай да миңа иске татар йолалары ошый. Мәсәлән, кыз елату йоласы, бәби туе, Сабан туе. Болар кызык гадәтләр. Аларны яшәтергә кирәк. Сабан туе - бөтен төрки халыкның бәйрәме.

Татар җырларына, татар спектакльләренә игътибар кирәк. Туфан Миңнуллин кебек көчле фикерле яшьләрне театрга тартырга кирәк. Чөнки аларда кызыксыну кими. Яшьләр рус театрларына күбрәк бара кебек.

Әти-әниләрнең үзләренең туган телендә сөйләшүе кирәк. Балалар бакчасына бара да бала, русча сөйләшә башлый. Әниләре татарча сораса, ул русча җавап бирә.

Телебез яшәсә, инкыйраз булмас.

Польша татарлары, Финляндия татарларында тел яшәр. Алар Татарстан татарларына карый татар телен яхшырак белә, алар телне сакларга тырыша. Удмуртиядә татар авылларында, Самарада татар авылларында, Мордовиянең татар авылларында беркем дә русча сөйләшми, анда татар сөйләме генә ишетелә.

- Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?

- Сезнең мәдәниятегез алышты. Рус мәдәнияте кушылды. Халык үзенең килеп чыгышы белән кызыксынмый башлады. Зур шәһәрләр тормышына рус мәдәнияте үтеп керде. Рус телетапшырулары карагач, русча укыгач, татар мәдәниятенең әһәмияте кимеде. Шәһәрдә нинди мәдәният бар? Рус мәдәнияте белән кушылган татар мәдәнияте бар. Ә башка төбәкләрдә яшәүче татарлар, Татарстанда яшәүче татарлар белән чагыштырганда, бик аз. Алар үзләренең телләрен, мәдәниятләрен сакламасалар, бетәләр.

Хәзер авыллар да бетү дәрәҗәсендә. Ә бөтен Россия авылга бәйле. Һәр атна саен шәһәр халкы авылдан бәрәңге, азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш ташый. Бөтен Россиядә шулай. Авылдан китермәсә, җиңелрәк яши алмый.

Татар халкының язучылары, шагыйрьләре бик күп. Габдулла Тукайны бөтен Төркия белә. Төркиядә татар авылларында, мәсәлән, Османия авылында урта буын татар телен бик яхшы белә. Алар татар телен ишетү өчен атлыгып торалар. Алар татарча сөйләшкән кунакларны бик яраталар. Гомумән төрки халык кунакчыл. Төрки халыкларда хуҗалар кунак килүгә бик игътибарлы бит. Өйгә керү белән, кунакны түргә өстәл янына чакыралар. Нинди матур гадәт. Казанда бу гадәт сакланмаган, бары авылларда гына.

"Алсу татар кызы булуы белән горурлана иде"

- Сез Алсуны татар җәмәгатьчелеге онытмасын өчен бик күп эшлисез. Аның мирасын оныттырмау өчен, аның мәкаләләрен киләчәк буыннарга җиткерү өчен нәрсә дә булса эшләргә планлаштырасызмы?

- Алсуны искә алу кичәсендә яшь журналист Чулпан Гарифуллина: "Мин көн саен Алсу апаның язмаларын укыйм, аның кебек язасым килә", - диде. Үзе язарга теләгән кеше бик күп укырга тиеш. Ул язучы ошаса да, ошамаса да. Алсу ул кеше белән сөйләшеп утырган кебек гади итеп яза иде. Аның халык күңеленә үтеп керәсе килде. Алсу һәрвакыт үзенең авыл кызы булуы белән, татар кызы булуы белән горурлана иде. Ул бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белә иде.

Балачактан ук балалар татарча сөйләшеп үсмәсә, туган телен онытачак. Туган телен бары "минем әбием, бабам татарча сөйләшә иде" дип кенә искә алачак.

Хәзер татар теле белән рус телен бутап сөйләшәләр. Матбугат кешеләре дә ике телне кушып сөйләшә. Журналистлар алар башкаларга үрнәк булырга тиеш. Хәзер матбугат кешеләрен социаль челтәрләр аша чит илдә дә күзәтеп баралар. Аларның рус сүзләре кушып язуларын гаеплиләр.
Мин үзем төрек булсам да, үземне татар кебек хис итәм. Казанны Истанбулга караганда да ныграк яратам. Бу ярату миңа Алсу аркылы килде. Миңа Алсудан башка яшәү бик авыр. Шигырьләр яза башладым, аларның барысы да Алсуга багышланган. Аның иҗат кичәсендә бөтен кеше елап утырды. Мин үзем өчен түгел, Алсуның исеме яшәсен өчен яшим. Алсуның халкы яшәсен өчен яшим. Кешеләр мине белмәсен, Алсуны искә алсыннар, онытмасыннар.

"Алсуның мәкаләләрен җыентык итеп чыгарасы бар"

- Алсуның мәкаләләрен искә төшерәм. Алар барысы да диярлек искерми торган мәңгелек нәрсәләр турында иде. Аларны җыентык итеп чыгару уе бармы?

- Алсу вафат булганчы ук Миңназыйм Сәфәров аларны җыентык итеп чыгару мөмкинлеге турында әйткән иде. Ләкин бу эшләнмәде әле. Моны алдагы көннәрдә эшлисе бар әле. Чөнки бүгенге көндә языла торган мәкаләләрне Алсу инде язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10