ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Түбән Кама районында язгы чәчүгә әзерлек бара

10 апрель 2019, 22:00

Быел районда чәчү мәйданнары элеккеге күләмдә – 51 мең гектар.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ").  Кичә Түбән Камада Казан вәкилләре һәм җирле авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия район кырларын карады. Белгечләр техника паркында булдылар, тракторчылар белән аралаштылар, документларны тикшерделәр, ашлык саклау урыннарына бардылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел районда чәчү мәйданнары элеккеге күләмдә – 51 мең гектар. Шуның 23 әр мең гектар мәйданында бөртекле һәм азык культуралары чәчеләчәк, калган җирләр рапс, соя, көнбагыш, шикәр чөгендере, шепкән (рыжик) һәм гәрчич үстерү өчен файдаланылачак.

"Үстерелгән игеннең барысы да диярлек Татарстанда кала: икмәк комбинатларына, хуҗалыкларга терлекләргә фураж өчен сатыла, - дип аңлатма бирде быелгы уңышны урнаштыру турындагы соравыбызга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин. - Майлы культураларга килгәндә, соя, рапс һәм башкалар – аларны үзебездә генә түгел, илнең башка төбәкләрендә дә сатабыз".

Район кырларында яшелчә дә үстереләчәк, бәрәңгегә килгәндә, быел аны 213 гектар мәйданда утыртачаклар. Язгы кыр эшләренә ике йөздән артык трактор, иллеләп чәчкеч чыгарылачак. Быел, Түбән Кама территориясендә булган биш авыл хуҗалыгы формированиесенең берсендә Германиядән берничә куәтле трактор сатып алынган.

Язгы кыр эшләре схемасы түбәндәгечә: чәчүлекләрне тукландыру һәм тырмалау, шуның белән бергә орлыкларны зарарсызландыру (быел чәчүлек орлык 2,5 мең тонна тәшкил итә) һәм аннан соң чәчү эше. Болар барысы да берничә атна дәвам итә, май башына, гадәттә, төп эшләр тәмамлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10