ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Республика ифтарына инде 500дән артык волонтер теркәлгән

10 апрель 2019, 21:29 , Фото: http://dumrt.ru/

Республика ифтарына инде 500дән артык волонтер теркәлгән Волонтерларны теркәү дәвам итә.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 500дән артык гариза кабул ителгән. Волонтерларны теркәү дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәргә кирәк, Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Волонтер булу өчен форманы тутырырга кирәк. Теркәлү 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

Хәзерге вакытта волонтерлар төркемнәренең координаторларын әзерләү буенча да актив эш алып барыла.

VII Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, оештырыла.

Чарада традицион рәвештә Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, чит илләр консуллары, республиканың һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10