ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

«Хозур ТВ» «Минем Рамазан» челлендж-бәйгесен игълан итә

10 апрель 2019, 19:49 , Фото: http://dumrt.ru

«Хозур ТВ» «Минем Рамазан» челлендж-бәйгесен игълан итә Бәйгедә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14 яше тулган Instagram-кулланучылар катнаша ала.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телевидениесе Instagram-кулланучылар арасында видеоэшләр челлендж-бәйгесен игълан итә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашу өчен:

- татар яки рус телендә видеоролик төшереп, аны #мойрамаданхузур хештегы белән 2019 елның 29 маена кадәр Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга;
- әлеге ролик астында кимендә ике дустыңның аккаунтын билгеләп, челленджны аларга тапшырырга;
- «Хозур ТВ» - @huzurmedia аккаунтын билгеләргә һәм бу аккаунтка язылырга кирәк.

Бәйгедә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14 яше тулган Instagram-кулланучылар катнаша ала.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләү күздә тотыла:

I урын – 5 мең сум;
II урын – 3 мең сум;
III урын– 2 мең сум.

Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү 6 июньгә билгеләнгән. Бәйгенең нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

Белешмә өчен телефон: +7 (917) 897-85-74 (Альмира).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10