ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дмитрий Козак Чаллыда «КАМАЗ» ярыш машинасын сынап карады

10 апрель 2019, 16:33 , Фото: соцсети

Дмитрий Козак Чаллыда «КАМАЗ» ярыш машинасын сынап карады Россия вице-премьеры Чаллы автогигантының 50 еллык юбилеен бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Дмитрий Козак «КАМАЗ» ярыш машинасында Чаллы шәһәре урамыннан йөреп караган. Бу фотоны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә үз битенә урнаштырган.

Дмитрий Козак Татарстанга Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуга 50 ел тулуга әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашырга килде. 

Моннан тыш, вице-премьер «КАМАЗ» гамәви акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларын карарга һәм Чаллыны төзекләндерү эшләре белән танышырга тиеш иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10