ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Татарстанда 17 градуска кадәр җылыта

10 апрель 2019, 08:10 , Фото: архив/Султан Исхаков

Бүген Татарстанда 17 градуска кадәр җылыта Явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава көтелә.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Бүген көндез Казанда термометр баганалары +13...+15 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика буенча +12...+17 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава көтелә. Көньяк-көнчыгыштан җил булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан булуы ихтимал.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10