ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубайда ХХVII район спартакиадасының җиңүчеләре ачыкланды

10 апрель 2019, 03:00 , Фото: aksubayevo.ru/

Аксубайда ХХVII район спартакиадасының җиңүчеләре ачыкланды 2019 елгы Спартакиада программасына аркан тарту, гер күтәрү, армспорт, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, һ.б спорт төрләре кергән.

(Аксубай, 10 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубайда ХХVII район спартакиадасының тантаналы ачылышы үзәк мәйданда узды. Биредә район предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре вәкилләре җыелган иде. Төрле ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

"Физкультура һәм спортны үстерү өчен бездә бик күп эшләр башкарыла. Бу өлкәгә салынган зур акчалар үзен тормыш сыйфатын күтәрү, өлкән кешеләрнең, яшьләрнең, укучыларның сәламәтлеген ныгыту белән аклый. Алга таба да бу юнәлештә зур планнарыбыз бар", - диде район башлыгы Камил Гилманов .

Спартакиада шартлары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Радик Канәфин таныштырды. 2019 елгы Спартакиада программасына аркан тарту, гер күтәрү, армспорт, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол һәм йөзү төрләре кергән. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10