ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әкият” курчак театры Мәскәүгә гастрольгә бара

10 апрель 2019, 12:34

“Әкият” театры Мәскәү тамашачысына дүрт спектакль күрсәтәчәк.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). 19-21 апрель көннәрендә Мәскәү курчак театры бинасында Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры гастрольләре башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгерссы хәбәр итте.

Мәскәү тамашачысына “Әкият” театры дүрт спектакль алып килә. Берсе өлкәннәр өчен “Ханума” спектакле, өчесе яшь тамашачылар өчен тәкъдим ителәчәк.

  • “Әкият” Татар курчак театры Россиядә иң өлкән театрларның берсе булып санала. Ул 1934 елда оешкан һәм башта “Беренче дәүләт интернациональ курчак театры” дигән исем йөрткән.
  • Бүген “Әкият” курчак театры афишасында жанрлары һәм стильләре, сәнгатьчә эшләнеше белән дә төрле булган илледән артык спектакль исәпләнә. Алар зурлар өчен дә, яшь тамашачылар өчен дә спектакльләр куя. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10