ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды

9 апрель 2019, 13:49 , Фото: http://mon.tatarstan.ru

Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды Татарстан җыелма командасында Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан сигез укучы катнашты.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Татарстан укучылары рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәүдә 1 апрельдән 6 апрельгә кадәр Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.

Олимпиадада бөтен Россиядән 236 укучы катнашты. Татарстан җыелма командасын Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан 8 укучы тәкъдим итте.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы төрле мәктәпләрдән, Россия Федерациясе субъектларыннан укучыларны гына түгел, сәләтле балаларны ачыкларга омтылучы фән хезмәткәрләрен, мәктәп укытучыларын, югары уку йортлары мөгаллимнәрен дә берләштерә.

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары: Елена Батракова, Казан шәһәре Вахитов районының 131 номерлы лицееның 9 сыйныф укучысы; Казан шәһәре Вахитов районының 131 номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Татьяна Лукоянова; Анастасия Пиксендеева, Норлат шәһәренең 4 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10