ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады

8 апрель 2019, 11:16 , Фото: Рамиль Гали

Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады Баянчы композиторларга ноталарын язып, Россия авторлык җәмгыятендә теркәсеннәр иде, дигән киңәш бирде.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев плагиатка карата фикерен белдерде. “Оятсыз рәвештә кабатларга ярамый”, - ди ул. Бу хакта музыкант “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

Айдар Вәлиев плагиатның хәзер дә актуаль булып калуын әйтте. “Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый”, - диде ул.

“Җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыятендә) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була”, - диде музыкант.

Айдар Вәлиев белән әңгәмәне "Интертат" сайтыннан укырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10