ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Төмән татарлары 111 еллык тарихы булган Сабанак мәчетенә газ кертелүен көтә

8 апрель 2019, 07:18

Сабанак мәчете 2003 елда яңадан регистрацияләү үтә һәм мәчетнең имамы итеп Рәхимҗан хәзрәт Боһартдинов сайлана.

(казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендәге 111 еллык тарихы булган Сабанак авылы мәчетенә газ кертү эшләре бара. "Газ үткәрү өчен торбалар ясалган, куелган, инде тиз арада бинага газ кертелсә иде", - дип сөйләгән Рәхимҗан хәзрәт Боһартдинов "Яңарыш" сайты хәбәрчесенә.

”1992 елны реконструкциядән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Быел мәчетебезгә 111 ел була. Мәчетебездә ераклардан килеп никах укыталар. Имаметдин шәех исеме бирелгән, хикмәтле иман йорты үз вазифасын үтәп, бүген дин юлында йөрүче мөселманнарны җылы каршылый", - дип сөйләгән хәзрәт.

Сабанак мәчете 2003 елны яңадан регистрацияләү үтә һәм мәчетнең имамы итеп Рәхимҗан хәзрәт Боһартдинов сайлана. Ул 21 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган ракетчик, Байконурда уңышлы хезмәте өчен медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Рәхимҗан хәзрәт җитәкчелегендә, якташларның матди ярдәме белән иске мәчет яңадан төзекләндерелә.

"Мәчетнең нигезе нык, түбәсе калай белән ябылган, идәннәре алыштырылган. Аллаһы кушса, Сабанак мәчете әле күп еллар үз вазифасын үтәр. Газ үткәрү өчен торбалар ясалган, куелган, инде тиз арада бинага газ кертелсә иде”, - дип сөйләгән ул.

"Рәхимҗан хәзрәтнең дәвамчысы, аның улы, дини белемле, Октябрьскийда мәдрәсәне, Мәдинә шәһәрендә дини университетны тәмамлаган Шәриф хәзрәт Боһартдинов имам вазифасын лаеклы үтәп килә. Имамнарның вәгазьләрен тыңларга Тубыл шәһәреннән дә киләләр. Өлкән яшьтәге Рәхимҗан хәзрәт мәчеткә килә алмаган очракларда аның өенә баралар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Игелекле традицияләргә бай мәчет хәзрәте Рәхимҗан Боһартдинов дини юнәлешендә кылган изге эшләре өчен “Әл-Ихсан” ордены белән бүләкләнә. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр саны артсын иде, дип теләкләр теләп яши ул, дип яза Римма Умитбаева. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10