ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Нишләтәләр сине, авыл? - "Ватаным Татарстан"

8 апрель 2019, 07:44

Колхоз-совхоз­ла­ры таралган авыллар “кая китте колхозлар” дип зар еласа, безнең районныкылар “ярый әле колхоз бар” дип куанды.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлсинә Хәбибуллина). Үз гомерендә нинди генә үзгәрешләрне, җитәкче­лекнең нинди генә формаларын күрмәде мескен авыл. Куштылар да, аердылар да, колхозга берләштерделәр, таркаттылар... Бер чорда инвесторлар кулына тапшырып, аларга бик күп уңайлыклар булдырдылар. Башта ниндидер өмет белән әйтелгән бу сүз тора-бара бөтенләй башка мәгънә алды.

“Бу яктан сезнең бәхет булды, җитәкчеләрегез районга инвес­тор кертмәде”, – диючеләрне күп ишетергә туры килде. Районга инвестор кермәү, чыннан да, аерым бер шәхесләр хезмәте булдымы, әллә инде көлсу-ярлы туфраклы Балтач җирләре аларны кызыктырмадымы? Икесе дә бардыр. Безнең җирләрдә бит җиде кат тир, күп акча түкми генә уңыш үстереп булмый. Инвес­торлар идеясе бик яхшы, кызыгырлык кебек булса да, нәтиҗәсе гадәттәгечә килеп чыкты...

Нәтиҗәдә колхоз-совхоз­ла­ры таралган авыллар “кая китте колхозлар” дип зар еласа, безнең районныкылар “ярый әле колхоз бар” дип куанды. Әмма өстәгеләр генә һаман да тынычланмый: әле һаман да колхозлар системасыннан читкә “каералар” кебек. Инвесторлар белән авыз “пешкәннән” соң өстенлек фермерлар, крестьян-фермер хуҗа­лык­лары, гаилә фермалары ише яңа “туган” шәхси эшмәкәрлек юнәлешләренә күчте. Ник ап­тырыйсың, капиталистик җәм­гыятьтә яшибез бит, диярсез. Дөрес, Татарстан күләмендә соң­гы елларда күмәк хуҗалыкларга да төрле юнәлештәге ярдәмнәр оештырыла, монысын танырга кирәк. Әмма гомуми сәясәт барыбер шәхси милек формаларына өстенлекне күздә тота.

“ИП, КФХларда салым түләү тәртибе дә үзгә, безнең кебек, бер гектар җиргә әйләндереп исәп­ләсәң, 5 мең сум салым түләмиләр. Күп очракта көндәлек ялланган кешеләр белән эш­лиләр дә аларга түләнгән акчадан, безнең кебек, 42-43 проценты күләмендә салым, төрле фондларга акча кү­чермиләр, – ди бер таныш җи­тәкче, борчылып. – Бүген яшәп килгән системаны җимереп, бө­тенесен шәхси кулларга күчереп бетерсәк, шушы салым ягыннан гына да ул нәрсәгә китерәчәк, белмим. Аларны бит тикшерү органнары да безнең кадәр борчымый. Үз хуҗалыгында күп итеп терлек асрауны алга сөрү дә ике яклы. Бердән, әйе, ул үз ху­җа­лыгында өстәмә керем ала. Әмма, икен­чедән, ул гаилә фермалары, КФХлар ныгып кит­кәнче бик күп вакыт кирәк булачак. Сер түгел, бүген әле аларның барысы да үзләре шул колхоз ярдәме белән көн күрә. Бөтенесен дә кон­­- т­рольдә тотып бетереп булмый, нәр­сә­дер югала, нәрсәнедер искесен яңага алыштыралар дигән­дәй... Барыннан да бигрәк, авыллар язмышы аерым бер кешеләр кулына калса, аяныч булачак. Нәкъ инвесторлар белән булган хәл кабатланачак. Ни генә дисәк тә, бүген әле авыл кешесе, кооперативта эшлиме ул, юкмы, аңа карамастан, берәр проблемасы булса, рәис янына килә. Аерым ке­ше­ләрнең генә түгел, авылның, аның бөтен мәдәни-социаль объект­ларының, җирле үзида­рәләрнең күпчелек чыгымнары да шул хуҗалыклар өстендә. Мәчетләрне дә үз карамагына алган хуҗа­лыклар бар. Мәдәни-спорт чаралары үткәргәндә дә спонсор – шул хуҗалыклар... Белмим шул, үз көнен үзе күрүче кеше бу кадәр өлкәләргә табышын бүләргә риза булырмы? Риза булыр өчен бит әле аның үзеннән арткан табышы булырга тиеш. Моңа берничә елда җиңел генә ирешеп булмый. Тамырдан дө­рес түгел авылга карата булган сәясәт... Кайчакта аңламыйм мин аны...” 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10