ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә

7 апрель 2019, 15:05 , Фото: архив/Рамиль Гали

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә
8 апрельдә төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм томан көтелә.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Синоптиклар дүшәмбе көнне Татарстан юлларында бозлавык булачагы турында кисәтә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елның 8 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә», — диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм томан көтелә. һава температурасы -1 градустан +4 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшемсез һава торышы саклана. +10 градуска кадәр җылыта.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10