ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды

6 апрель 2019, 20:00 , Фото: Ильмира Галиева

Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды Аграрийлар 80 гектардагы уҗым бодаен үзйөрешле сиптергеч ярдәмендә тукландыруга чыкты.

(Ютазы, 6 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Агымдагы атнада район механизаторлары республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сишәмбе көнне Тукай исемендәге хуҗалык аграрийлары Подгорнный бистәсе зонасында урнашкан иген кырларын,  80 гектардагы уҗым бодаен үзйөрешле сиптергеч ярдәмендә тукландыруга чыкты.

Икенче көнне бу эшне Таң” җәмгыяте җирбагарлары дәвам итте. Биредә дә минераль ашлама кертү 70 гектарлы көзге бодай басуында башланды. Авыл эшчәннәре һәр гектар туфракка 100 килограмм хисабыннан аммиаклы селитра кертә.

Һава торышы шартлары мөмкинлек бирсә, игеннәрне тукландыруга калган агроберләшмәләр дә чыгачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10