ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Быел “Созвездие-Йолдызлык”ның зона этабында беренче тапкыр балалар бакчалары да катнашкан

5 апрель 2019, 17:51 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Быел “Созвездие-Йолдызлык”ның зона этабында беренче тапкыр балалар бакчалары да катнашкан Бәйгенең йомгаклау гала-концерты 29 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында була.

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этапларында беренче тапкыр балалар бакчасыннан да конкурсантлар катнашкан. Бу турыда Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова “Татар-информ”да “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә багышланган матбугат чарасында әйтте.

“Быелгы фестивальдә балалар бакчасыннан да йолдызчыклар бик күп катнашты. Бу аеруча да матур күренеш булды. Алар бик нык әзерләнгәннәр”, - диде Нурия Хашимова.

Аның фикеренчә, бала кече яшьтән үк шундый бәйгеләрне күреп үссә, ул динен, гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен киләчәктә дә югалтмаячак һәм өйрәнәчәк кенә.

  • Фестивальнең финалы 14-18 апрель көннәрендә Казанның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексы бинасында үтәчәк. Бу этапта 5 500 конкурсант катнашачак. Бәйгенең йомгаклау гала-концерты 29 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10