ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан Кремле янында мылтыктан аткан ир-атка штраф салыначак

5 апрель 2019, 21:42 , Фото: соцсети

Казан Кремле янында мылтыктан аткан ир-атка штраф салыначак Җәмәгать урынында коралдан аткан өчен ир-атка карата административ беркетмә төзелгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Шәһәр үзәгендә атыш оештырган Казан кешесенә штраф салыначак һәм ул мылтыксыз да калырга мөмкин. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тиешсез урында коралдан аткан өчен ир-атка карата административ беркетмә төзелгән. Казанда яшәүчегә 3-5 мең сум штраф салыначак. Шулай ук аның коралын алу мәсьәләсе да карала. Барысы да судта хәл ителәчәк», – диделәр полициядә.

  • «Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә бер ир-атның Казан Кремле янында мылтыктан атуы төшерелгән видео чыкты дип хәбәр иткән иде. Полицейскийлар «АКМ» үзгәртелеп ясалган автоматның хуҗасы 33 яшьлек казанлы булуын һәм ир-атның ядрәсез патроннар белән атуын ачыклаган. Җинаять эше кузгатылмаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10