ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы ярминкәләргә чакыра

5 апрель 2019, 16:03 , Фото: архив/Алькеевские вести

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы ярминкәләргә чакыра Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча традицион ярминкәләр узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һ.б. төрле продукция тәкъдим ителәчәк.

Шунысын да искәртик: быел халык үтенече буенча «Салават күпере» торак комплексында - «Радужный» сәүдә үзәге территориясендә дә яңа мәйданчык оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә торган калган мәйданчыкларның урыны Казан һәм Чаллыда яшәүчеләргә яхшы таныш. Ярминкәләр уздырылачак урыннар белән сылтама аша танышырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10