ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса: Татарстан милләтара дуслыкны саклаучы үрнәк республика

5 апрель 2019, 15:15 , Фото: dumrt.ru

Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса: Татарстан милләтара дуслыкны саклаучы үрнәк республика Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясен кабул итте.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунакларны – Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясен кабул итте. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Делегация составына Согуд Гарәбстаны Корольлеге генераль консулы Талал АбдаЛлах Әл-Хумайди, Бөтендөнья ислам лигасының Россия Федерациясендәге вәкиле Әл-Йосыф Әхмәд һәм башкалар керде. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев озатып йөрде.

Түгәрәк өстәл форматында узган әңгәмәдә Татарстан мөселманнары башлыгы кунакларны сәламләп, аларга республикада Ислам үсеше тарихы, татар дин әһелләренең Россия мөселманнары рухи мирасын саклап калуга керткән өлеше, шулай ук бүгенге дини вазгыять турында мәгълүмат бирде. Алга таба Камил хәзрәт Татарстанның ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары, мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды. 

Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса, үз чиратында, Бөтендөнья ислам лигасы эшчәнлеге турында сөйләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге халыкара ислам оешмасы дөньяның күренекле мөселман дин әһелләрен берләштерә. Генераль сәркатип Татарстанның милләтара һәм динара дуслыкны тәэмин итүен, саклавын югары бәяләп, республиканың бу өлкәдә үрнәк булуын әйтте.

Әңгәмә барышында сүз киләчәктә ике дини оешма арасында хезмәттәшлек итүнең перспективалары хакында да барды.

Очрашу истәлеге итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Исага нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган кече форматтагы Коръән басмасын һәм Шиһабетдин Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте. Мөхтәрәм кунак исә мөфти хәзрәткә Мәккәдә эшләнгән сувенир тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10