ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Йолдыз Миңнуллина мәктәп укучыларына татарларның атка мөнәсәбәте турында сөйләгән - "Идел"

5 апрель 2019, 17:18 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Йолдыз Миңнуллина мәктәп укучыларына татарларның атка мөнәсәбәте турында сөйләгән - Кариев театры бинасында мобиль дәресләр проекты башланды.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", "Идел"). Юк, танылган шагыйрә мәктәпкә укытучы булып күчмәгән. Ул, гомумән, дәресне мәктәптә түгел, ә Кариев театрында үткәргән. Кариев театры үз бинасында әле яңа гына мобиль дәресләр проектын башлап җибәргән. Йолдыз Миңнуллина үткәргән әдәбият дәресе – шушы проектның беренче карлыгачы.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева “Идел”гә проект турында түбәндәгеләрне сөйләде:

- 21нче февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан, театрыбызда Казан татар мәктәпләре директорларын җыеп, театр һәм мәктәп темасына түгәрәк өстәл үткәрдек. 38 мәктәп директоры, шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре дискуссиядә катнашты, “Кәҗүл читек” спектаклен карады. Фикер алышканда директорлар, “укучыларга мобиль дәресләр үткәрелсә, яхшы булыр иде”, дигән тәкъдим әйтте.
Һәм, нәтиҗәдә, репертуардагы “Алмачуар” спектакле буенча шундый дәрес узган атнада үткәрелде дә. Спектакль зур залда бара, шунда ук экранда презентацияләр күрсәтелде. Мобиль дәресне танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина алып барды. Ул Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә, атлар темасына багышланган иде.

Проектта кайбер башка темаларга да мобиль дәресләр булачак, чөнки безнең репертуарда татар әдәбияты программасына кергән әсәрләр буенча спектакльләр берничәү: “Кәҗүл читек”, “Печән базары”, “Әйт әле күбәләк”. Мобиль дәресләр үткәрүгә билгеле шәхесләрне җәлеп итәргә телибез. Хәзерге вакытта килешүләр бара, шуңа күрә мобиль дәресләрне кемнәр үткәрәчәген әлегә хәбәр итә алмыйм.
Балалар дәрестә бик теләп катнашты, укытучылар тарафыннан да кызыксыну сизелде. Гомумән, мәктәп укучыларына адресланган проектларны тамашачы ярата. Шундыйлар арасында “Кариев+” дигәнен атап әйтә алам: артистлар мәктәпкә барып, берәр спектакльдән өзек күрсәтә, остаханә үткәрә, аннары укучылар белән җанлы әңгәмә бара. Балалар бик актив катнаша! Аннары театр сайтында, социаль челтәрләрдә тәэсирләрен язалар.

Беренче мобиль дәрестә катнашучылар – Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче гимназиянең уртанчы сыйныфлары иде. Гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина фикере белән дә танышыйк:

- Узган ел Мәскәүгә укырга баргач, мобиль дәресләрнең анда бик уңышлы кулланылуын күреп кайткан идек. Укучылар төрле инфраструктураларга йөреп, төрле фәннәрдән атна саен мобиль дәресләрдә укый. Бик уңай карыйм мондый дәресләргә, чөнки укучылар өчен укытучыны вакытлыча “алмаштырып” тору, белемне яңача үзләштерү кызык, укытучылар да үзләренә тәҗрибә ала. Бездә мобиль дәресләр әле ул кадәр таралмаган, тик киңрәк куллануга кертәсе иде аларны.

“Алмачуар” буенча дәресне Йолдыз Миңнуллина бик оста алып барды, шулкадәр әйбәт әзерләнгән иде. Балалар әсәр турында да, татар халкының атка мөнәсәбәте турында күп белем алдылар. Мәсәлән, ни өчен бездә ир кешегә “ир-ат” дип әйтәләр? Дәрестә шундый гади булмаган сорауларга җавап та эзләделәр.

Йолдыз – безнең гимназиядә укыган кыз, талантлы шагыйрә, аның исеме гимназияне тәмамлаган атаклы шәхесләр исемлегенә кертелгән. Билгеле, гимназия укучылары өчен беренче мобиль дәресне Йолдыз Миңнуллина үткәрүе истә калырлык вакыйга булды. Мобиль дәресләрне Кариев театрында директор да, баш режиссёр да, башка белгечләр дә үткәрә алыр иде, дип саныйм. Чөнки алар барысы да гыйлемле, татар әдәбиятын һәм театрын тирәнтен белгән кешеләр.

Кариев театрына мобиль дәресләргә йөрүне дәвам итәчәкбез. Апрельдә Камил Кәримовның “Шәй-бү”, Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” һ.б. әсәрләре буенча мобиль дәресләрдә укучылар сыйныфлары, параллельләре белән катнашыр, дип уйлыйм.

Һәр мәктәптә театр куелганы барыбызга да элек-электән билгеле, ә менә театрның мәктәп укучылары өчен дәресләр оештыруын белми идек әле. Һәрхәлдә, Казандагы башка театрларда мобиль дәресләр үткәрү турында ишетелгәне юк иде кебек. Әллә бар идеме? Кем белә? 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10