ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека тәртипләрен үзгәрттеләр

5 апрель 2019, 10:09 , Фото: архив/Рамиль Гали

Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека тәртипләрен үзгәрттеләр Күп балалы гаиләләргә льготалы кредит ставкасы моңа кадәр 3-5 ел дәвам итә иде, хәзер ул ипотека азагына кадәр булачак.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Балалы гаиләләр өчен льготалы 6 процентлы кредит ставкасы ипотеканың бөтен срогы дәвамында булачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хакта карарны имзалаган. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.

Хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен 6 процент ставкалы ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар. Ике балалы гаиләләр өчен ташлама срогы өч ел дәвам итә. Өченче бала тапкан очракта, әлеге срок биш елга кадәр арта иде.

2018 елның 1 гыйнварында эшли башлаган программага ихтыяҗ бик зур түгел. Россия Хөкүмәте программага төзәтмәләр кертү ташламалы ипотекага ихтыяҗны арттырачак дип ышана.  ДОМ.РФ дәүләт компаниясе бәяләмәсе буенча, моннан соң әлеге ипотеканы файдаланучылар саны бермә-бер артачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10