ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады

4 апрель 2019, 19:35 , Фото: Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга, курсантларга махсус дәүләт стипендиясе билгеләү турында карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кеше махсус түләү алачак. Әлеге стипендияне КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, Казан танк училищесы һәм башка уку йортлары студентларына бирәчәкләр.

Стипендия күләме аспирантлар өчен 33 мең сумнан артык, югары уку йорты студентлары һәм курсантлар өчен 27 мең сумнан артык, урта махсус уку йорты укучылары өчен 16 мең сумнан артык була, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10