ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Язмышын авыл белән бәйләгән яшьләрне киләчәктә ни көтә? - "Ватаным Татарстан" газетасы

3 апрель 2019, 19:30

Яшәү өчен бөтен уңай­лыклары булган авылларда да яшьләрнең күбесе, мәк­тәпне тәмамлауга, шә­һәр­гә ки­тү ягын карый.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Камил Сәгъдәтшин). Авыл баласының да кулыннан телефон төшми. Компьютер турында әйтеп торасы да юк. Кызык бит. Мәгълүматның файдалысы да, зыянлысы да интернетта тулып ята. Бер мавыгып китсәң, ишег­алдында сине көтеп торучы мал-туар, кош-корт, яшелчә бакчасы да истән чыга. Бала авыл тормышыннан бизә барганын үзе дә сизми кала.

Яшәү өчен бөтен уңай­лыклары булган авылларда да яшьләрнең күбесе, мәк­тәпне тәмамлауга, шә­һәр­гә ки­тү ягын карый. Нәтиҗәдә, авылларыбыз күзгә күренеп картая. Ху­җалыкларда кадрларга кытлык арта. Аеруча механизатор, терлекче, сыер савучы, бозау караучы һәм башка төр һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Күп хуҗалыкларга агроном, мал табибы, югары һәм махсус белемле техник бел­гечләр җитешми.

Шулай да Саба, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Арча, Кукмара һәм кайбер башка районнарда хәл уңай якка үз­гәрә. Алар моңа ничек ире­шә? Сере гади: бу төбәкләрдә кече яшьтән үк игенче хез­мәтенә хөрмәт тәр­бия­ләнә.

Авылда калып та, мал-туар, кош-корт асрап, яшел­чә, җиләк-җимеш үстереп, менә дигән тормыш корып була. Саба районының алдынгы хуҗалыкларына сә­фәр кылган мәктәп укучылары шундый фикердә.

“Тургай” приютында тәр­бияләнүче балаларга “Мө­хәммәтшин” крестьян-фер­мер хуҗалыгы аеруча ошаган. Берсеннән-берсе матур, уйнак бозаулар, сыер-тана­лар, уңайлы эш шартлары... Биредә эшләүчеләр белән танышып-аралаш­кан­нан соң, кайберләре, мәк­тәп­не тә­мам­лагач, бирегә эшкә ки­лергә дә теләк белдергән.

Сабада ничектер, ә менә Әлмәт районының Н.Токарликов исемендәге хуҗалы­гында алдагы елларда, чыннан да, кадрларга кытлык булмастыр, шәт. Ни өчен дигәндә, хуҗалыкның терлекчелек комплексындагы эш һәм тормыш шартлары тирә-як авылларга гына түгел, шәһәр балаларына да яхшы таныш. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев әйтүенчә, хуҗалыкта 1500 баш савым сыеры бар. Биредәге малларны витаминлы азык бе­лән тукландыралар. Сыерлар классик музыканы бик ярата икән. Шуңа да көнлек савым күләме 30 тоннадан артып китә. Бу кадәр­ле сөт­тән көнгә 60 мең данә йогырт яки тонна ярым атланмай әзер­ләп булыр иде.

Әйтергә кирәк, мондый экскурсияләр балаларда зур кызыксыну уята. Укучыларны хуҗалык җитәкчесе Наил Усманов үзе каршы ала.

Очрашу вакытында ху­җалык белгечләре, терлек­челәр балаларга комплекстагы заманча җиһазлар һәм югары җитештерүчән тех­но­логияләр нигезендә алып барылган эшчән­леклә­ре турында бәйнә-бәйнә сөй­ли­ләр. Биредәге сөт җи­теш­терү блогы, терлек тораклары, бозау тәрбияләү урын­нары, лаборатория һәм яр­дәм­че биналардагы чисталыкка сокланмый һич мөмкин түгел. Уртача хезмәт хакы да 40 мең сумга якын икән. Әлмәт шә­һәренең 8 нче сыйныф укучысы Динар Гыйльфанов үзе­нең һәм са­бак­таш­лары­ның килә­чәктә нәкъ ме­нә шундый комплекста эш­ләргә теләүләрен яшер­ми.

Югары Ослан районындагы Коргуза урта мәктәбе укучылары да киләчәктә үз язмышларын авыл ху­җа­лыгы белән бәйләмәкче. “Без­нең авыл табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Юлларыбыз да бар. Газ, су, башка уңайлыклар турында әйтәсе дә юк. Даими эш, хезмәт хакы булса, авылда яшәү – шәһәр тормышыннан күпкә яхшырак”, – ди алар.

Арада авыл хуҗалыгы буенча югары һәм урта махсус белем алып, туган авылларына кайту турында хыялланучылар да байтак. ”Андыйларга дәүләт ярдәме дә арт­кан­нан-арта, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист­рының беренче урынбасары Николай Титов. – Уку йортын тәмамлап, авылга эшкә кайтучыларга иң беренче чиратта 300 мең сум күлә­мендә акча бирелә. Хезмәт хакына ай саен 11280 сум өстәлә. Авылда төпләнеп, үз йортын булдырырга те­ләүче яшь белгечләргә дәү­ләт зур кү­ләмдә субсидия би­рәчәк”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10