ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары - "Идел"

3 апрель 2019, 13:26

Кәлам Шәриф мөэминнәргә: «Әгәр дә сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез» («Нәмел» сүрәсе, 64 нче аять), дип мөрәҗәгать итә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», «Идел»). Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закированың "Идел" журналындагы язмасын тәкъдим итәбез.

Дини мәсьәләләрдә бары белгечләргә – голәмәләргә таянырга кирәк

Фән белән диннең ни уртаклыгы бар, диярсез инде. Әмма бүгенге дини вәзгыятьтә шундый хәл урнашты: интернет челтәре ислам үсеше өчен күп мөмкинлекләр бирү белән бергә, аның турында хаксыз мәгълүмат тарату өчен шартлар да тудырды. Аптыраш инде: бүген исламнан ерак булган кешеләр дә челтәрдә фәнни-илаһият мәсьәләләре буенча үз фикерен әйтергә, төрле бәхәсләрдә катнашып калырга ашыга. Һәм ни гаҗәп, алар үз артыннан шактый гына укучыларны да ияртеп, надан язмалары да күп кенә лайклар җыеп, яшьләр арасында хуплау таба. Башкача әйткәндә, кешенең әйтер сүзе бар, әмма гыйлеме юк...

Мөселманча фәнни бәхәс нинди була?

Билгеле, һәркемнең теге яки бу күренешкә үз фикерен белдерергә хокукы бар. Әмма дини-илаһият мәсьәләләренә килгәндә, хакыйкатьне ачыклау максатында ислам дине мондый рөхсәтне бары гыйлемле затларга, голәмәләргә, ягъни галимнәргә генә бирә һәм гыйлемсезләргә иярүдән кисәтә. Кәлам Шәриф мөэминнәргә: «Әгәр дә сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез» («Нәмел» сүрәсе, 64 нче аять), – дип мөрәҗәгать итә. Тагын болай ди: «Иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһы дәрәҗәләргә‎ күтәрер» («Мүҗадилә» сүрәсе, 11 нче аять), «Хакны белүче белән хакны белмәүче бертигез булырмы?» («Зүмәра» сүрәсе, 9 нчы аять). Сахих хәдистә исә әйтелгән: «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары». Кыскасы, нәтиҗә түбәндәге: фәнни бәхәсләр, дебатлар динебездә фәкать галим кешеләр арасында гына була ала. Моның өчен аларның, бердән, тиешле дәлилләр китерә алырлык белемнәргә ия булулары шарт һәм, икенчедән, алар өммәтне төрле фетнәләрдән, тарткалашулардан саклап калырлык дәрәҗәдә ихлас иманлы булырга тиеш. Имам әл-Газали (рәхмәтуллаһи галәйһи) бу җәһәттән болай дип белдергән: «Гади кешеләр Исламны кабул итәргә, иманга килергә, аның кануннарын үтәргә һәм дин кушканча гыйбадәт кылырга тиешләр, ә фәнне исә галимнәргә калдырырга кирәк». Мондый катгый караш, бәлки, кемнеңдер күңелендә каршылык тудыра торгандыр, әмма шул бәхәссез: табиб кеше укытучы белән педагогика темасына сүз көрәштерә алмый, ә укытучы кешегә табиб белән медицина буенча сүз куертуы бер дә килешми. Һәм шунысы мөһим: белемсез табиб кешенең физик сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булса, диндә гыйлемсезлек кешене рухи саулыгын имгәтеп, аның ахирәттәге тормышына зарар китерергә мөмкин.

«Кыздырылган» темалар белән – дингә каршы

Шулай итеп, голәмәләр дигәндә – исламның фәнни һәм гамәли якларын яхшы белгән, танылган һәм абруйлы мөселман галимнәрен күздә тотарга кирәк. Алай гына да түгел: исламда иснад дигән төшенчә бар. Исламда галимнәр дип иснадка, ягъни белемнәр чылбырына ия булганнар санала. Ягъни белемнәрне укучы үз остазыннан ала, остаз исә – үзенең остазыннан: «остаз – остазның остазы – остазың остасызының остазы....» һәм шул рәвешле бу чылбыр иң борынгы галимнәргә барып тоташа. Мисал өчен, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәдкә (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт – шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт ала. Аның һәрдаим әйтә торган сүзе бар: «Иснад – ул динебезнең тоткасы, аның аерылыгысыз өлеше». Имам Ибн әль-Мөбәрәк әйткән: «Иснад булмаса, һәркем теләгәнен әйтер иде».

Менә шуларны белә торып, соңгы вакытта мөселман хокукы буенча әзерлексез белгечләрнең дин турында бәхәсләр алып баруы бик тә гаҗәп тоела. Аларның кайберләре чит ил мәдрәсәләре тәмамларга мөмкин, кайсыдыр көнчыгышны өйрәнү факультетларында белем алган, әмма иснады юк, күбесе исә – ислам белеме алмаган интернетта утыручы гап-гади кешеләр. Ислам буенча башлангыч белемнәргә ия булучылар чып-чын фәнни фикер йөртүне батыйльдан аерып алырга сәләтле әле, ләкин безнең җәмгыятебездә, татарларда, динне аңлау дәрәҗәсе төрле, күңелләрендә иманны күз карасыдай сакласалар да, дини-илаһият мәсьәләләрдә, кызыганычка каршы, надан булып кала бирәләр. Нәкъ менә шушы категория дин кардәшләребез арасында абруй казанырга тырышучылар күп бүген. Алар үзләренең ялгыш фикерләре белән мөселманнарны хак юлдан читкә җибәрүләрен, исламга каршы көрәш алып барганын аңлыйдыр, дип уйлыйбыз. Моңа мисал итеп дини темаларга язучы, төгәлрәк итеп әйткәндә, «кыздырылган» темаларны файдаланып үзләренә исем эшләүче блогерларны әйтергә була.

Фәнни бәхәсләр, дебатлар динебездә фәкать галим кешеләр арасында гына була ала. Моның өчен аларның, бердән, тиешле дәлилләр китерә алырлык белемнәргә ия булулары шарт һәм, икенчедән, алар өммәтне төрле фетнәләрдән, тарткалашулардан саклап калырлык дәрәҗәдә ихлас иманлы булырга тиеш.

 

Татарстанда Голәмәләр шурасы бар

Шөкер, Татарстанда Диния нәзарәте каршында Голәмәләр шурасы уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә ул мөстәкыйль берләшмә буларак, хәзерге мөселманнарны борчыган мәсьәләләрне – дини генә түгел, иҗтимагый-икътисади мәсьәләләрне дә өйрәнү һәм дини карарлар – фәтвалар кабул итү белән шөгыльләнә. Аларның дини карарлары Хәнәфи мәзһәбе кысаларында кабул ителә. Мисал өчен, Голәмәләр тарафыннан дини йолалар стандартлаштырылды, ислам күзлегеннән чыгып торак-төзелеш кооперативлары, иминиятләштерү компанияләре эшчәнлекләре анализланды, берничә финанс хезмәт һәм хәләл продукция җитештерү буенча технологияләре ислам кануннарына яраклаштырылды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан голәмәләре чит илдә дә югары бәяләнә: 2017 елда Шура әгъзасы Рөстәм хәзрәт Нургалиев фәтвалар буенча Ауразия ислам советының рәис урынбасары булып сайланды.

Голәмәләр шурасына Татарстанның унбиш билгеле дин эшлеклесе керә. Шураның рәисе булып республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тора.

Бары тик чын белгечләргә мөрәҗәгать иткәндә генә, мөселманнар арасында таркаулык, фикер каршылыкларына урын калмаячак, ислам дөньясы бербөтен булып сакланачак, өммәтебез дә үз көчен югалтмаячак.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10