ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей Мәскәү Кремле сәхнәсендә бергә җырлаган

2 апрель 2019, 21:48 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей Мәскәү Кремле сәхнәсендә бергә җырлаган Мәскәүдә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган тамаша булды.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Мәскәү Кремле сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концерт булды. Тамаша вакытында Гүзәл Уразова Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей белән бергәләп "Красивая, хороший" җырын башкарган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

"Концертта Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей катнашуы көтелмәгән хәл булды. Тамашачыларның күбесе яратып өлгергән "Красивая, хороший" җыры кабат аларның икесе башкаруында яңгырады", диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Моңа кадәр Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан иде.

Тамашада Гүзәл Уразова җырчы Согдиана, Динә Гарипова, Айдар Галимов белән дуэтлар башкарган. Аның олы кызы Эллари инглиз телендә җырлаган. Мәскәү җанатарлары тамашаны бик җылы кабул иткән.

Концертны "Беренче канал" алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барган.

Гүзәл Уразова белән Айдар Галимов башкаруында "Җырлыйм туган якта" хитын тамашачы аеруча җылы кабул иткән. Тамашада Илсөя Бәдретдинова, Муса Маликов, Алла Духованың "Тодес" балеты, "Казан" бию ансамбле дә катнашкан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10