ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Казандагы 23нче мәктәпнең һәр классы эшче профессияләр буенча проект әзерләгән

2 апрель 2019, 19:22

Мәктәп “Бер мәктәп – бер ил” программасында катнаша.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Зөлфия Фаризова). Казан шәһәре Яңа Савин районының “аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 23 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе” “Бер мәктәп – бер ил” проектында катнаша. Уку йортының директоры урынбасары Регина Абдреева “Татар-информ”га һәр классның WorldSkillsка аерым проект әзерләвен әйтте.

“Без шоу-программа әзерлибез. Һәр класс эшче профессияләр буенча үз проектын әзерләде. Без үз проектларыбызны кунакларга күрсәтәчәкбез”, - диде Регина Абдреева.

  • “Бер мәктәп – бер ил” (One School – One Country) – эшче профессияләрнең дәрәҗәсен үстерү, мәдәни элемтәләр буенча белем бирү программасы. Ул 2007 елдан гамәлгә ашырыла. Программада Казан, Лаеш һәм Яшел Үзәндәге барысы 57 мәктәп катнаша. 2019 елның 22 августында WSI әгъзалары булган илләрнең милли җыелмалары үзләре беркетелгән мәктәпләргә барып, үз илләре мәдәниятләре турында сөйләячәк.

Программада катнашкан мәктәпләргә бер яки ике ил беркетелә. 23нче мәктәпкә WorldSkills вәкилләре 25 гыйнвар көнне килгән. 22 августта 80 кешедән торган тагын бер делегация көтелә.

23нче мәктәпнең укучысы Руслан Ситдыйков WorldSkills Junior 2018 бәйгесендә пешекче һөнәре буенча көмеш медаль алган. Ул мәктәптә үз һөнәре буенча мастер-класслар күрсәтәчәк, диде директор урынбасары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10