ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына керү бушлай булачак

2 апрель 2019, 18:52 , Фото: Рамиль Гали/архив

Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына керү бушлай булачак Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Татарстан музейларында бушлай керү өчен көннәр булдырылачак. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин "Татарстанның музей язы – 2019" акциясенә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта әйткән. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2019 елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр өчен дә бушлай булачак. Әлеге чара ел ахырына кадәр дәвам итә. Ел ахырында йомгак ясала һәм, нәтиҗә уңай булган очракта, тәҗрибәне киңрәк кулланырга мөмкин. Муниципаль һәм шәхси музейларга бездән үрнәк алырга киңәш итәбез», - дигән ул.

Бу хактагы карар 26 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

Мондый билет өч балага кадәр озата баручы бер ата-анага (хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен ташламалы тариф гамәлдә) кагыла. Бу очракта балалар өчен керү бушлай булачак. Хәзерге вакытта механизм уйлап бетерү стадиясендә. Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10