ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ризаэтдин Фәхретдин турында 10 кызыклы факт - "Сөембикә" журналы

2 апрель 2019, 08:20

Р.Фәхретдин, дәүләт салымнарын түләр өчен, шәхси китапханәсеннән «Тәрҗеман», «Вакыт», «Шура», Мисырда чыккан 20 том газет-журналны 200 сумга сата.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", "Сөембикә"). Хакимият 1925 елда дин әһелләренә, аларны халыктан читләштерү максатыннан, өстәмә салым кертә. Кечкенә генә хезмәт хакыннан башка кереме булмаган Р. Фәхреддин, дәүләт салымнарын түләр өчен, шәхси китапханәсеннән «Тәрҗеман», «Вакыт», «Шура», Гарәбстанда, Мисырда чыккан 20 том газет-журналны 200 сумга сатарга мәҗбүр була.
1934 елның февралендә тагын шушы хәл кабатлана: аларга көчләре җитмәслек налог салына. Бу юлы чират дөнья бәһасы торган китапларга җитә.

Р. Фәхреддиннең мөфтилек дәверендә иҗат биографиясендә генә түгел, ә СССР мөселманнары тормышында роль уйнаган берничә сәфәре була. Диния нәзарәтендә 1200 еллык тарихы булган, зур күләмле, пергаментка язылган Коръән китабы вакытлыча сакланып килә. БҮБКның 1923 елгы карары белән аны элек сакланып килгән урынына – Төркестанга алып барып рәсми тапшыру өчен 6 кешелек комиссия төзелә һәм аның җитәкчесе итеп, Р. Фәхреддин тәгаенләнә.

1925 елны Р. Фәхреддинне СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилей тантанасына рәсми хат белән чакыралар. Бу аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлегенә янә бер дәлил.

1926 елның җәендә аны Мәккәгә, Бөтендөнья мөселманнарының I корылтаена чакыралар. Анда барыр өчен 7 кеше сайлана, Р. Фәхреддин аларның җитәкчесе итеп тәганләнә.

1931 елда НКВД «СССРда ислам диненә иреклек, ислам динен бертөрле дә кысу юк» дигән кәгазьгә кул куйдыртып, бөтен дөньяга тарату максаты белән, Р. Фәхреддинне Мәскәүгә чакырта. Мөфти исә, янауларга да карамастан, мондый ялган кәгазьгә кул куюдан баш тарта һәм совет хакимиятеннән СССР мөселманнарына азатлык бирүен таләп итә.

1936 елның февралендә ул авырый башлый. Акчага бик аптыраган чакта, терелүенә өмете өзелгән сәгатьләрендә ул үзенең басма китаплардан торган кыйммәтле . Гомерер буе җыйган китапханәсен Диния нәзарәтенә сатаррга була. Китапларның бәясен нәзарәт үзе билгеләсә дә, акчаларның яртысы гына түләнә.

1936 елның 12 апрелендә 77 яшьлек Р. Фәхреддиннең йөрәге туктый. Ул Уфа зиратында, үзе күрсәтеп калдырган урында җирләнә.

Аның бакый дөньяга күчүе турында СССР матбугаты берни язмый. Каһирәдә чыга торган «Әл-бәлягъ» газетасы, Алманиядәге «Ost-Europa», «Яңа Милли юл», «Азат Ватан» мәҗмугалары, Төркиядәге «Җөмһүрият», «Акшам», «Улус» газеталары, «Көндез» мәҗмугасы, Лаһорда чыга торган «Ихсан» газетасы, Дәһлидәге «Әл-җәмгыять»тә Ризаэддин Фәхреддин вафат булу уңаеннан кайгынамәләр басыла.

СССРда дингә, милләтчелеккә каршы һөҗүм барган чорда Ризаэддин Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торды. Фәкать 1960 еллар ахырында гына ТАССР матбугаты сәхифәләрендә әлеге олуг шәхеснең исеме язучы буларак калкып чыга башлый.
.
Ризаэддин Фәхреддин хатыны Нурҗамал белән 6 бала – 4 ир-бала һәм 2 кыз үстерә. Ике улы – Габдрахман белән Габделәхәт репрессиягә эләгәләр һәм атып үтереләләр.

1995 елның 25 маенда, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында галимнең туган нигезендә Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее ачылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10