ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен кабул итте

1 апрель 2019, 20:36 , Фото: dumrt.ru

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен кабул итте Камил хәзрәт доктор Әл Нуаймига “Хозур” нәшрияты бастырган кече форматтагы Коръән басмасын һәм Шиһабетдин Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мөселман җәмгыятьләренең бөтендөнья советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе булып китте. Чит ил кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Республика мөселманнары башлыгы делегация вәкилләрен Татарстандагы дини вазгыять, шулай ук Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Камил хәзрәт аларга республикадагы ислам мәгарифе системасы үсеше, мөфтиятнең медиапроектлары, аерым алганда, "Хозур ТВ" беренче мөселман телевидениесенең уңышлары турында сөйләде.

Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт доктор Әл Нуаймига нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган кече форматтагы Коръән басмасын һәм Шиһабетдин Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте.

Искәртеп үтәргә кирәк, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе бүген иртән Болгар шәһәренә сәфәр кылды. Аларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөрде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10