ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан хуҗалыкларында 135 егәрлекле тракторны ремонтлап бетерергә кирәк

30 март 2019, 14:04 , Фото: архив

Татарстан хуҗалыкларында 135 егәрлекле тракторны ремонтлап бетерергә кирәк
«Ак Барс» һәм «Кызыл Шәрык-Агро» агрохолдинглары запас частьлар җитмәү сәбәпле, техника әзерләү эшләре буенча артта кала, диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чәчү кампаниясе башланганчы 135 егәрлекле, шулай ук 91 чит ил тракторын ремонтлап бетерергә кирәк. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәт йортында киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, егәрлекле тракторлар күпфункцияле агрегатлар, чәчү комплекслары белән сезонлы күпсанлы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк.

«Ак Барс» һәм «Кызыл Шәрык-Агро» агрохолдинглары запас частьлар җитмәү сәбәпле, техника әзерләү эшләре буенча артта кала», — диде министр. Узган ел да шулай булды һәм быел да бу хакта кабатлана. Мөгаен, объектив сәбәпләр бар, әмма булачак уңышка зыян килә», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

«Ресурслар җитмәве аңлашыла, әмма компания агымдагы елда 375 миллион сум бюджет ярдәме алды. Бу акча белән вазгыятьне хәл итеп була иде», — диде Марат Әхмәтов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10