ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 800 тоннадан артык продукция сатылган

30 март 2019, 00:00

Быел 94,5 млн сумлык 856,64 тонна продукция сатылган.

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшенә нәтиҗә ясадылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, узган елның 15 сентябреннән башланып киткән ярминкәләр үзәк базар, Бызов базары, "Магнит" сәүдә үзәге территорияләрендә март ахырына кадәр дәвам итте, кулланучыларга кулай бәяләрдән ит, сөт, бал, яшелчә һ.б. азык-төлек продукциясе сатып-алу мөмкинлеге тудырылды.

 

Хакимиятнең Советлар йортында үткән киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, районның сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Марат Вафин, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. 2018 елда сатылган продукциянең гомуми күләме 790 тонна тәшкил иткән. Быел 94,5 млн сумлык 856,64 тонна продукция сатылган. Кулланучылар күпләп ит һәм бәрәңге сатып алганнар, суган, кәбестә, бал, сөт һәм казылык продукциясе, үсентеләр дә күп сатылган.

 

Ярминкәләрдә Кызыл Чапчак, Шәңгәлче, Прости, Афанас, Каенлы, Сухрау авыл җирлекләре, Болгар, Смыловка авылларыннан крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашты, шулай ук республиканың башка районнарыннан да үз продукциясен тәкъдим итүчеләр булды.

 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Түбән Кама халкына кулай бәяләрдән экологик чиста продукция сатып алуда сизелерлек булышлык итә, шуңа күрә киңәшмәдә ярминкәләр эшен мөмкин кадәр озайту турында да фикер алыштылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10