ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында саклык чаралары турында искәртә

28 март 2019, 15:41

Бүген төнлә һәм иртәгә иртән республикада һава торышы бозыла.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада һава шартларының начарлануы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында саклык чаралары турында искәртә

«Бүген төнлә һәм иртәгә иртән Татарстан территориясендә томан һәм юлларда көчле бозлавык көтелә», – дип ачыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга, машиналарның техник торышына игътибар итәргә һәм торак пунктлардан читкә китүдән баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен истә тотарга, юл аша махсус билгеләнгән урыннардан чыгарга, юл кырыеннан бары тик транспорт агымына каршы яктан барырга, шулай ук караңгы төшкәч киемдә яктылыкны чагылдыра торган билгеләр беркетү кирәклеген искәртә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10