ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Путин Бишкәктә Чыңгыз Айтматов музеенда булды

28 март 2019, 15:23

Музейда Россия Президентына язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбеков белән бергә Бишкәктә язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йортында булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыклары язучы соңгы 20 ел гомерен үткәргән йортта урнашкан музей экспозицияләрен карады. Путин һәм Жээнбековка Айтматов һәм аның якыннарының биографиясе белән иллюстрацияләнгән картиналар һәм фоторәсемнәр күрсәттеләр.

  • Чыңгыз Айтматов музей-йорты 2014 елда язучының туганнары тәкъдиме белән ачыла. Музей Айтматов 20 елдан артык яшәгән йортта урнашкан. Музей экспозициясе алты залдан, шул исәптән язучы әсәрләре, фоторәсемнәр һәм бүләкләр куелган кабинеттан һәм китапханәдән тора. Шулай ук монда Айтматов әсәрләре мотивлары буенча картиналар галереясе урнашкан.
  • Музей базасында Чыңгыз Айтматов Халыкара фонды эшли. Ул 2000 елда язучының үзе тарафыннан булдырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10