ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Себер татарлары арасында Казан сөйләше өстенлек итә башлаган

28 март 2019, 11:35 , Фото: архив / Расих Фасхутдинов

Себер татарлары арасында Казан сөйләше өстенлек итә башлаган Сәбәпләрнең берсе – Казан татарлары белән гаилә кору.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Себер татарлары Казан сөйләшенә өстенлек бирә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Томск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге методисты Елена Сафиуллина сөйләде.

“Себер татарлары диалектлары хәтта авылларда да югалып бара. Хәзер инде күбесе Казан татарлары белән гаилә корган, Татарстаннан күченеп килүчеләр бар. Казан сөйләше өстенлек итә”, - диде ул.

“Аның каруы, Себер татарларында борынгы татар исемнәре сакланып калган. Әмма яшьләр күпләп заманча исем куша башлады: “Вадим”, “Оскар” һәм башкалар”, - дип сөйләде Елена Сафиуллина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10