ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

2019 елга динара чаралар планы әзерләнде

26 март 2019, 16:17 , Фото: dumrt.ru

2019 елга динара чаралар планы әзерләнде Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Динара советы утырышында катнашты.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү шәһәрендә Россия Динара советының чираттагы утырышында катнашты. Чара Россиянең традицион дин оешмалары башлыклары һәм вәкилләре, шулай ук дәүләт органнары вәкилләре һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды.

Утырышта дини объектларның иминлеген тәэмин итү, 2019 елда Совет катнашында динара форумнар һәм конференцияләр үткәрү, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк динара чараларны әзерләү һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

  • Россия динара советы 1998 елда оеша. Ул рухи лидерларны һәм Россия Федерациясенең традицион конфессия вәкилләрен берләштерә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия динара советына 2017 елның февралендә кертелде, бу – Татарстан мөфтияте эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә җитди тану дигән сүз. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10