ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле пенсионерлары компьютер грамоталыгына өйрәнү курсларына языла ала

26 март 2019, 09:00

Укулар 1 апрельдә башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итә.

(Чүпрәле, 26 март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле пенсионерлары компьютер грамоталыгына өйрәнү курсларына языла ала. Укулар 1 апрельдә башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татарстан Республикасы буенча “Россия Пенсионерлар союзы” ның региональ бүлекчәсе 55 яшьтән узган хатын – кызларны һәм 60 яшьтән олырак яшьтәге ирләрне 42 сәгатьлек программа буенча компьютерга өйрәтү максатыннан өстәмә төркем җыя.

Курсларга язылу өчен 279 – 25 – 02 телефоны буенча 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр һәм 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр шалтыратырга кирәк. Дәресләр Казан шәһәренең Некрасов урамындагы 7 нче йортта оештырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10