ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җиңел машина тротуарда җәяүле кызны бәрдергән

25 март 2019, 19:37

Кичә көндез Парин һәм 1нче Калининград урамнары чатында «Шевроле» һәм «Шкода» машиналары юлны бүлешә алмыйча бәрелешкән.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казанда юл һәлакәтеннән соң «Шкода» машинасы, тротуарга чыгып китеп, җәяүле 19 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 15 сәгать 24 минутта Парин һәм 1нче Калининград урамнары киселешендә «Шевроле Круз» автомобиле йөртүчесе борылышта юл бирмәгән «Шкода Рапид» автомобиле белән бәрелешкән», - дип ачыклаганнар Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Бәрелешүдән «Шкода» тротуарга чыгып киткән һәм җәяүле 19 яшьлек кызны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Табиблар кызның борыны, тезе һәм аяклары зыян күрүен билгеләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10