ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рифат Фәттахов: Төрле юллар белән безнең проектка керергә теләүчеләр күп

25 март 2019, 15:55 , Фото: Рамиль Гали

Рифат Фәттахов: Төрле юллар белән безнең проектка керергә теләүчеләр күп Быел «Дуслык күпере» фестиваленең составы 50 процентка яңарган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Дуслык күпере» фестивале концертларында катнашучыларның составы шактый үзгәргән. «Ике республиканың артистлары бу фестивальне бик якын күрәләр. Төрле юллар белән безнең проектка керергә теләүчеләр күп», - диде Рифат Фәттахов «Дуслык күпере» фестивале буенча «Дуслык йорты»нда оештырылган матбугат конференциясендә.

«Концертларда татар һәм башкорт эстрадасының күренекле артистлары катнаша. Фестивальнең составы 50 процентка яңарды. Шулай да хедлайнерларыбыз сакланды – Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов быел да катнашачак. Быел безгә Зөһрә Сәхәбиева кушылды. Ул фестивальнең бөтен концертларында булачак», - дип мәгълүмат бирде Рифат Фәттахов.

Фестивальнең сопродюсеры Рифат Фәттахов Казанда һәм Уфада концертлар бик зур булса да, башкаларын бик зур итә алмауларын әйтте. Әйтик, Элвин Грей, Гүзәл Уразова һәм Әнвәр Нургалиев Уфа белән Казан концертларында катнаша. Казан концертында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортстанның “Мирас” ансамбле чыгыш ясаячак.

«Мин 40 ел җырлыйм. Башкорт һәм татар сәнгать әһелләре һәрвакыт ике халык өчен бер булып, бер-берсен тулыландырып иҗат итте. Без аны алга таба да шулай булсын дип яшь буынга тапшырырга тиеш», диде матбугат конференциясендә катнашкан Зөһрә Сәхәбиева. Ул «Дуслык күпере» кебек фестивальнең заманында Хәйдәр Бигичевның да хыялы булуын әйтте.

Концертларны башкорт һәм татар телләрендә Фирдәт Гарипов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак.

  • «Дуслык күпере» фестивале 13 – 30 апрельдә үтә. Концерт программасына Казан белән Уфадан тыш, Саратов, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Чиләбе, Магнитогорск, Еактеринбург, Төмән, Нижневартовск, Сургут, Пермь, Чаллы шәһәрләре кертелгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10