ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин “Ялкын”ның яшь язучыларына Яшьләр парламентына керергә тәкъдим итте

25 март 2019, 15:41 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин “Ялкын”ның яшь язучыларына Яшьләр парламентына керергә тәкъдим итте “Иҗтимагый яшьләр палатасы аша депутат булыгыз”, - диде Парламент башлыгы.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Ялкын” журналының яшь язучыларына Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасына керергә тәкъдим итте. Бу тәкъдимен ул журналның 95 еллык юбилее кысаларында оештырылган очрашуда әйтте.

“Иҗтимагый яшьләр парламентында яшькә түгел, активлыкка карыйлар. Иртәгәдән үк әзерләнә башлагыз. Көз көне сайлау була. Парламент аша депутат булыгыз. Яшьләр палатасы ике айга бер җыела, яшьләр проблемаларын күтәрә һәм соңыннан безгә җиткерә. Яшьләр анда фикерләрен туплап, халыкка җиткерергә, кешене ышандырырга, алдагы микрофоннан тулысынча файдаланырга өйрәнә”, - диде Парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне актив булырга өндәде. “Матур итеп чыгарган хезмәтегезне – “Ялкын” журналын – балалар гына түгел, ата-аналар да яратып укый. Журналга халык күп языла. “Ялкын” журналының кирәклеген тоеп яшибез. Аның тарихы бик зур. Күбегез өчен мәктәп ул. Журнал аша җәмгыятькә, тормышка кереп китегез. Актив булырга кирәк. “Ялкын” журналының ялкыны балкып торсын”, - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Ялкын” журналын булачак язучыларны әзерләүче иң төп журналларның берсе дип атады. “Актив эшчәнлегегезне “Ялкын” журналында башлау бик әйбәт. “Ялкын” журналының миссиясе бик зур. Ул булачак язучыларны әзерли. Кайсы гына язучыны алсаң да, ул иң беренче әсәрләрен “Ялкын”да бастырган”, - диде депутат.

“Мәскәү Әдәбият институтын бетереп кайткач, миңа Татарстан китап нәшриятында, “Казан утлары” һәм “Ялкын” журналларында эш тәкъдим иттеләр. Мин “Ялкын” журналын сайладым. “Заманында бу журналда Муса Җәлил эшләгән, Абдулла Алиш та үз әсәрләрен шунда бастырган” дигән сүзләр горурлык хисе тудырды. Шуңа күрә мин “Ялкын”ны сайладым һәм озак еллар, 10 елга якын шунда эшләдем”, - диде Разил Вәлиев.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев яшьләргә иҗатка кагылышлы киңәшләр дә бирде. “Аллаһы Тәгалә биргән сәләт өстенә ихласлык кирәк. Ихлас булмасаң, сине беркем дә кабул итмәячәк. Күңел түрләрендәге хисләрне яшермичә, кысалардан артык читкә чыкмыйча язсаң, синнән менә дигән язучы да, журналист та чыгачак”, - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советының Татарстан законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Рауил Рәхмәтуллин рус телен дә, инглиз телен дә, татар телен дә белергә кирәк дип саный. “Республикада бар әйбер дә ике телдә эшләнә, димәк, барлык мәсьәләдә дә бу ике тел бертигез бара. Тел – кешенең байлыгы, ныклыгы. Ана телен белмәсәк, без гарип булачакбыз”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов яшьләргә барлык эшнең дә уртасында булырга киңәш итте. “Элек “Яшь ленинчы”га язганнар соңыннан “Ялкын”га язды, “Ялкын”га язганнар “Татарстан яшьләре”нә язды, аннан журналист, депутат, җитәкче булдылар. Актив булып яшәгез. Читтә калырга ярамый. Һәрвакыт барлык эшнең дә уртасында булырга тырышыгыз”, - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10